Наши наставники

Русский Татарча English

 Минниханов Н.М.

МИННИХАНОВ НУРГАЛИ МИННИХАН улы

(1930-2001) 

   Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

   1962 елдан 1990 елга кадәр – Саба урман хуҗалыгы оешмасын җитәкчесе. Ул җитәкчелек иткән елларында оешма берничә тапкыр КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде, СССР милли икътисадының казанышлары күргәзмәсе Бөтенсоюз Мактау тактасына кертелде.

   Озак елларга сузылган үрнәк булырлык хезмәте өчен ул “Мактау билгесе”, “Октябрь революциясе” орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнде.

   Эшкә иҗади якын килүе һәм галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Нургали Минниханович агачларны кисүдә "Новаторларча, Сабача" ысулын уйлап таба; әлеге чиратлаштырып, сайлап алып кисү ысулын куллану – урман хуҗалыгы фондында җирле урманны формалаштыручы ылыслы агачлар токымын торгызуга хезмәт итә.

   Ул сәләтле учытучы-педагог иде, үз эшен дәвам итүче бер буын урманчылар тәрбияләде, урманчылык эшендә Н.М.Минниханов мәктәбен булдырды.

11

 

 

Газизуллин А.Х.

ГАЗИЗУЛЛИН ӘХМӘДУЛЛА ХАДИ улы  

   Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

   Эшкә иҗади якын килүе һәм җитештерү эше белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ул урман кисүнең прогрессив ысулларын уйлап таба һәм җитештерүгә кертә.

   Озак елларга сузылган үрнәк булырлык хезмәте өчен ул “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены һәм күп медальләр, “За бережение и приумножение лесных богатств РСФСР” (“РСФСР ның урман ресурсларын саклау һәм арттыру өчен”) билгесе белән бүләкләнә.

   Саба урман селекция-орлык үрчетү үзәгендә микроклональ үрчетү in-vitro лабораториясен оештыра һәм җитәкли.

   Урманчылык, урман туфрагын өйрәнү, урман хуҗалыгы белән идарә итү кебек өлкәләрдә 250 дән артык фәнни, фәнни-методик хезмәтләр авторы.

   Күренекле педагог урман (хуҗалыгы) һәм урман туфрагын өйрәнүче белгечләр, аның эшен дәвам иттерүче тулы бер буын ТР һәм РФ Урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм урманчыларны тәрбияләде.